Verification: 68174ae03771b424
Меню
12+

«Камышлинские известия». Газета муниципального района Камышлинский

08.04.2015 13:41 Среда
Категория:
Если Вы заметили ошибку в тексте, выделите необходимый фрагмент и нажмите Ctrl Enter. Заранее благодарны!
Выпуск 23 от 07.04.2015 г.

Камышлы театры үзенең 95нче сезонын ачып җибәрде (фоторепортаж)

Автор: Раися Тухбатшина

Могҗизалар дөньясы ул — театр

Әйләнә сәхнә, әйләнә,

Сибелеп кала еллар.

Сибелеп кала язмышлар,

Режиссерлар, геройлар…

Камышлы Халык театры узган юл-озын-озак, мактаулы һәм гыйбрәтле. Театр халыкка күп еллар аң-белем тараткан, нур чәчкән. Үз теләкләре белән театр уйнап йөрегән һәвәскәр артистларның кайберләре халык телендә якты йолдыз булып кабынган һәм дистәләрчә еллар сүнми янып килә. Театр безнең газиз туган телебезне, милләт буларак халкыбызны, рухыбызны саклаган. Театр нәрсәдән башлана соң? Кемдер театр-кием элгеченнән башлана, ди. Ә мин, пьесадан, дияр идем. Пьесага режиссер җан өрә, ә артистлар тормыш, яшәү сулышы бирә. Халык-тамашачы театрга тартыла. Театр-татарның йөрәгендә, канында, күңел түрендә.

Бүгенге язмамда мин Камышлы Халык театрының тарихын язып тормыйм. Быелгысы елның көзендә данлыклы театрыбызның олуг бәйрәмен-95 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенабыз һәм шул тирәдә газетабыз битләрендә тарихи язмалар да булыр, истәлекләр белән бүлешүчеләр дә, һәм инде әлбәттә театрыбызның балкып янган йолдызлары турындагы язмалар да дөнья күрер диеп, ышанасы килә.

Март аенда театр үзенең 95 нче сезонын ачып җибәрде. Театрның режиссеры Гүзәлия Шакирова драматург Зәки Зәйнуллинның “Кырык бернең арбалы хатыннары” исемле драмасын сәхнәләштергән. Драманың исеме үк бу әсәрнең ни турында икәнен әйтеп тора һәм мин аның эчтәлеген язып та тормыйм. Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең дөрес булыр, мөгаен.

27 март кичендә Камышлы мәдәният йорты залында алма төшәр урын да юк иде. Әйтеп үткәнемчә, театрны ярата халык һәм аның һәр сәхнә әсәрен көтеп ала. 27 март-Театр көне буларак, театр артистларын, тамашачыны бәйрәм белән котларга  район башлыгы урынбасары Раил Шакуров һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Резидә Төхбәтшиналар да килгәннәр иде. Алар артистларны, тамашачыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Сәхнәдә тамаша бара. Артистлар һәм залдагы халык шул чорга күчте. Урта буын артистлар Зөлия Шакурова, Зилия Баһаутдинова, Алия Кәримова, Рәмзия Асадуллина, Рәфис Гыйззәтов, Искәндәр Төхбәтшин, ‰әмилә һәм Искәндәр Минегалимовлар, Наил Хәйруллин, Фәнис Шаһиев, Сергей Бамбуров, Лилия Фартдинова, Айрат Фаләховлар үз рольләрен халык күңеленә барып җитәрдәй башкарсалар, беренче кат спектакльдә катнашучы яшь кызлар Ильмира Әхмәтшина һәм Камилла Кәримова тамашачының мәхәббәтен яулады, дияр идем. Шулай ук беренче кат театрда уйнаучы Рәмис Гильмановта да өмет бар. Сәхнәгә чыгып бары тик берничә җөмлә генә әйтүче укучы Марат Асадуллин да алдагы көннәрдә безне яңа рольләре белән куандырыр әле. Театрга яшьләр килү куанычлы хәл.

Сәхнә декорацияләрен ясаучы Фәнис Гыйззәтов һәм тавыш операторы Айрат Каюмовның да өлеше зур иде бу тамашаның уңышлы баруында һәм инде әлбәттә режиссер Гүзәлия Шакированың да.

Театрыбыз артистларына, хезмәткәрләренә иҗади уңышлар телибез һәм яңадан-яңа спектакльләр көтеп калабыз.

Добавить комментарий

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные и авторизованные пользователи.

372